Тәтеш прокуратурасы гражданнарның торак-коммуналь хокуклары үтәлешен тикшергән

Тәтеш районында яшәүче Ф. Камалованың торак-коммуналь хокуклар бозылу турындагы шикаяте канәгатьләндерелгән
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Тәтеш районы прокуратурасы торак йортларга электр энергиясен биргәндә, гражданнарның торак-коммуналь хокуклары турындагы законның үтәлешен тикшергән. Әлеге мәгълүматны республика Прокуратурасының матбугат хезмәте җиткерә.
Тәтеш районы прокуратурасы, әлеге тикшерүне Сөендек авылында яшәүче Ф. Камалова шикаяте буенча оештыра. Тикшерү нәтиҗәләреннән мәгълүм булганча, Тәтеш “Энергосбыт” предприятиесе идарәсенең Буа бүлеге җитәкчелеге тарафыннан берничә мәртәбә гражданнарның торак йортларына электр энергиясен бирү туктатылган. Тикшерү тәмамлангач, “Энергосбыт” предприятиесенең Буа бүлеге башлыгы карары нигезендә, Ф. Камалова йортын электр энергиясе белән тәэмин итү җайга салынган. Ә оешманың Буа районы бүлеге башлыгы А. Хышовка закон бозу очракларын бүтән булдырмау турында кисәтү ясалган.