Төнлә белән Казанда 300 кар җыю машинасы эшләячәк

Төнлә белән Казанда 300 кар җыю машинасы эшләячәк
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанда катлаулы метеорологик шартларга бәйле рәвештә, 305 кар җыю машинасы эшләде, төнлә белән дә башкала урамнарында техника шул кадәр үк күләмдә калачак, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Бу тәүлек эчендә Татарстан республикасы башкаласында 600дан артык кар җыю машинасы эшләячәк. Гадәти көннәрдә әлеге сан 400дән алып 450гә кадәр тәшкил итә. Юлларның транспорт хәрәкәт итә торган өлешендәге бозлавык бетерү өчен көн дәвамында 2 тонна ком-тоз катнашмасы сарыф ителгән (гадәти көннәрдә 1000-1500 тонна).