“Перспектива” инновацион проектлар конкурсына ТР укучыларыннан 224 гариза кабул ителгән

Казанда “Перспектива” инновацион фәнни-техник проектлар конкурсы һәм инновацион бизнеска багышланган семинар уза
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ТР белем бирү учреждениеләре укучыларының “Перспектива” III республика инновацион фәнни-техник проектлары конкурсы турында сөйләштеләр.
Инновацион бизнес нигезләренә багышланган семинарда катнашучыларны ТР мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне координацияләү бүлеге башлыгы Илдар Газизов сәламләде. Ул хәбәр иткәнчә, III республикакүләм инновацион фәнни-техник проектлар конкурсына Татарстан мәгариф учреждениеләре укучыларыннан 224 гариза кабул ителгән. Узган елда үз көчен сынап караучылар 148 кешене тәшкил иткән. Димәк, катнашучылар саны шактый арткан. Илдар Газизов белдергәнчә, бәйгенең йомгаклары агымдагы елның май аенда игълан ителәчәк.
“Перспектива” III республика инновацион фәнни-техник проектлары конкурсы “Мәгълүмати технологияләр”, “Химик технология. Химия сәнәгате”, “Радиотехника һәм электроника”, “Авиация, һавада йөзү, космонавтика”, “Автомобиль транспорты”, “Суднолар төзелеше”, “Энергетика һәм энергияне саклау”, “Җайланмалар һәм аппаратлар”, “Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате. Авыл һәм урман хуҗалыгы”, “Төзелеш. Архитектура”, “Медицина һәм сәламәтлек саклау”, “Тирә-як мохитне саклау”, “Кеше экологиясе” һәм башка номинацияләр буенча үткәрелә.
Семинар эшендә катнашкан “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, республика территориясендә сафка бастырылучы индустриаль технопарклар турында бәян итте. “Перспектива” конкурсы – Татарстанның инновацион бизнес структурасының нигезен тәшкил итүче таш. Аның максаты – укучыларның һәм студентларның интеллектуаль һәм техник иҗат мөмкинлекләрен үстерү, яшьләрне фәнни-тикшеренү мәктәбе традицияләренә җәлеп итү”, - дип билгеләп узды Сергей Юшко.
Семинар эшендә “ТР Инвестицион-венчур фонды” җәмгыяте, министрлык вәкилләре, яшь мөгаллимнәр, белгечләр, конкурс кураторлары катнашты.