Хәләлне хәрамнан ничек аерырга?

Бүген “Татар-информ” МА да оештырылучы он-лайн конференциядә ялган хәләл продукция сатылу очраклары хакында сүз барачак
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл стандарты” комитеты соңгы араларда Татарстан һәм аннан читтә дә еш кына сәүдә нокталарында “хәләл” исеме астында ялган продукция сатылу фактларын ачыклаган. Шул рәвешле аерым предприятиеләр һәм сәүдәгәрләр контрафакт продукция сатып, үзләренең кесәләрен калынайтмакчы. “Хәләл стандарты” комитеты белгечләре раслаганча, бу хокукый нормаларны бозу белән бергә, Ислам дине буенча зур гөнах та.
“Хәләл” исеме белән ялган продукцияне кемнәр сата? Хәләлне хәрамнан ничек аерырга? Бүген “Татар-информ” агентлыгында узучы он-лайн конференциядә әнә шул сорауларга җавап табарга мөмкин булыр. Студия кунаклары – Татарстан Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл стандарты” комитеты җитәкчесе Илнур Гайнуллин һәм Татарстан Диния нәзарәте рәисенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов.