Гражданнар форумында ТР иҗтимагый оешмалары әгъзалары да катнашты

Мәскәүнең “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында “XXI гасырда Россия үсешендә гражданнар инициативасы роле” II гражданнар форумы узды
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүнең “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында “XXI гасырда Россия үсешендә гражданнар инициативасы роле” II гражданнар форумы узды, аны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештырган иде. Форум эшендә Россиянең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев катнашты.
Әлеге форумда Россиянең 1200дән артык коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, беренче һәм икенче составтагы Иҗтимагый палата, федераль хакимият органнары каршындагы иҗтимагый совет һәм җирле үзидарә, шулай ук халыкара оешма әгъзалары катнашты. Чарада Татарстаннан да 10 кеше барган иде, нигездә алар эре иҗтимагый һәм коммерцияле оешмалар һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары.
Чара кысаларында Иҗтимагый палатаның 2007 елда Россия Федерациясендә гражданнар җәмгыяте торышы турындагы доклады турында фикер алышынды, шулай ук гражданнар җәмгыяте үсеше һәм гражданнар инициативаларына ярдәм итү проблемаларын; федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият структуралары эшчәнлеген иҗтимагый контрольдә тоту; җәмгыять һәм Россия хакимияте арасында диалог һәм тигез хокуклы партнерлыкны үстерү һәм иҗтимагый көчләр хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Форумда катнашучылар РФ Иҗтимагый палатасының беренче составы турында да фикер алышты.
Форум кысаларында пленар утырышлар һәм 17 профиль секциясе үтте. Татарстан вәкилләресоциаль сәясәт, торак төзелеше, яшьләр сәясәтен үстерә мәсьәләләренә багышланган секция эшендә катнашты.