Булачак сайлаучылар хокук буенча белемнәрен сыный

Республиканың өлкән сыйныф укучылары арасында хокук белеменнән фән олимпиадасы үтте

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, 2 март - Россия Президент сайлаулар алдыннан, республикада яшәүче яшь сайлаучыларның сәяси активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар уздыра. Аерым алганда, вузлар, махсус урта һәм гомум белем бирү мәктәпләре базасында сайлау хокукы буенча тематик чаралар оештырылды. Алга таба эшлекле уеннар, тренинглар, фәнни-гамәли конференцияләр дә үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат үзәге.
Казанның “Крутушка” шифаханәсендә шундый чараларның берсе – хокук белеме буенча мәктәп укучылары өчен Республика олимпиадасы оештырылды инде. Аның кысаларында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе “Сайлау хокукы” номинациясен гамәлгә куя. Олимпиадада ТР гомум белем бирү мәктәпләрендә белем алучы 200 гә якын укучы катнашты. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе гамәлгә куйган номинациядә иң зур нәтиҗәләргә Казанның 75 гимназиясеннән Ярослав Васянин, 94 нче гимназиядән Леонид Прохоров, Ютазы районының Иске Урыссу урта мәктәбеннән Илгиз Гобәйдуллин иреште. Чарада, шулай ук 2007 елда Киров каласында үткән сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган Алина Адишова (ул - Казан дәүләт университеты каршындагы 33 лицейның 11 сыйныф укучысы) да катнашты. Алина быел да диплом һәм Үзәк сайлау комиссиясенең махсус бүләгенә лаек.