Айрат Шәймиев Татарстанда төзелүче юл-төзелеш дәүләт корпорациясен җитәкләячәк

Яңа компания “Татавтодор”, “Дорожный сервис Республики Татарстан” һәм “Татдорпроект” компанияләре активын берләштерәчәк
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). 2008 ел Татарстан өчен Гаилә елы гына түгел, киң колачлы юл төзелеше елы да булачак. Әлеге амбициоз планнарны гамәлгә ашыру өчен нигез дә бар – 100 процент дәүләт катнашында “Татавтодор”, “Дорожный сервис Республики Татарстан” һәм “Татдорпроект” компанияләре активын берләштерәчәк юл-төзелеш компаниясе. Яңа структураны хәзерге вакытта “Дорожный сервис Республики Татарстан” ААҖ генераль директоры Айрат Шәймиев җитәкләячәк.
Яңа компанияне төзү юл төзелеш өлкәсендә бюджет акчаларын куллану контролен көчәйтергә һәм Татарстанда салынган юллар сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа структура “Татавтодор” дип аталачак. Быелның язында аны теркәү эшләре төгәлләнә һәм дәүләт корпорациясе идарәсенә республика карамагындагы юллар тапшырылачак.
Искәртеп үтәбез, 2007 елда актуаль һәм перспективалы булган “2008-2012 елларга Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары челтәре үсеше һәм 2017 елга кадәр үсү перспективалары” программасы проекты тәкъдир ителде. Яңа зур программа төзү фикерен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдим итте.
Программаның төп максатлары – социаль-территориаль гаделлеккә ирешү, пассажирлар һәм йөк ташуга киткән чыгымнарны һәм вакытны кыскарту.
Программаның тагын ике максаты экологик һәм транспорт һәм куркынычсызлыгын арттырудан гыйбарәт.
2008 елларга ТРда юл тармагын финанслау планы 12 миллиард сум тәшкил итә. 2007 ел ахырында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бюджетның өстәмә керемнәре республика өчен өстенлекле юл төзелешенә юнәлтеләчәк, дип белдерде.
2008 елда республикада 100 авыл асфальт юллар белән тоташтырылачак. Юл секторында дәүләт-шәхси партнерлыгы да үсәчәк. 2008 елда “Әлмәт - Алексеевск” тизләнешле автотрассасы төзелешенә 2 миллиард сум бүлеп бирү ниятләнә.
2012 елга Татарстанда М7 федераль трассасында киң колачлы реконструкция уздырылачак.