Айрат Шәфигуллин: “Социаль проектлар үз–үзен акларга тиеш”

Бүген Казанда “2007 елда җәмәгать инициативасы” дип аталган бәйгегә йомгак ясыйлар
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында “2007 елда җәмәгать инициативасы” дип аталган бәйгегә йомгак ясау – финалга чыккан социаль проектларны яклау булды.
Министр Айрат Шәфигуллин “2007 елда җәмәгать инициативасы” конкурсының әһәмияте турында: “Бу бәйге тормышта авырлыкларга очраган кешеләргә ярдәм итәрдәй эшләрне үз эченә алган социаль проектларны хуплау һәм аларны үстерү максатыннан үткәрелә. Әлеге проектлар бер үк вакытта кызыклы да, файдалы да булырга тиеш. Дәүләт минималь гарантияләр бирә, әмма социаль ярдәм күрсәтүче оешмаларның кешеләр белән эшләүдә ниндидер яңа юнәлешләр тәкъдиме белән чыгуы әһәмиятле. Монда дәүләт акчаларын гына кулланып түгел, иганәчеләрне җәлеп итеп, үз–үзен аклый торган проектлар эшләү хуплана”, – дип белдерде.
“Җәмәгать инициативасы” конкурсы 2002 елдан бирле оештырылып килсә дә, аңа бүлеп бирелә торган финанс чыганакларының күләме артуга таба бармый. Чөнки җәмәгать инициативасы белән чыгучыларга тулысынча дәүләт ярдәме күрсәтү максат итеп куелмый, аларны бары тик кызыксындыра гына. Быел конкурсның грант фонды 650 мең сум тәшкил иткән. Ул ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге бәйге дәүләт, бизнес һәм иҗтимагый оешмаларның хезмәттәшлеге өчен менә дигән мәйданчык булып тора.
Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, бәйгегә 115 хезмәт тәкъдим ителгән, комиссия аның 114ен бәйгегә үткәргән. Проектларның күбесе “Хәйриячелек, мәрхәмәтлелек, социаль хезмәт күрсәтү: ведомствоара һәм секторара технологияләр” номинациясенә килгән. Аларның саны алтмышка җитә. “Тәрбиягә бала алган гаиләгә – җәмгыятьнең ярдәме” номинациясендә 23 проект катнашкан. “Балалар һәм яшьләрнең ирекле иҗтимагый инициативалары” һәм “Татарстан Республикасының хәйриячелекне үстерүгә юнәлтелгән яшьләр иҗтимагый оешмаларының, волонтерлык берләшмәләренең социаль яктан әһәмиятле проектларын хуплау” дип аталган номинацияләргә 22 проект тәкъдим ителгән. Экспертлар 114 социаль проектның егерме тугызын 18 баллык дип бәяләгән.
Әлеге проектларны хуплау максатында, дәүләт күпмедер акча бүлеп бирәчәк. Анысын ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәйфигуллин, аның урынбасары Эльмира Маврина, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева, Казан дәүләт медицина университетының Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләреннән торган комиссия билгеләячәк.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгынаннан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста катнаша торган социаль проектларга куелган таләпләр катгый. Мәсәлән, “Хәйриячелек, мәрхәмәтлелек, социаль хезмәт күрсәтү: ведомствоара һәм секторара технологияләр” һәм “Татарстан Республикасының хәйриячелекне үстерүгә юнәлтелгән яшьләр иҗтимагый оешмаларының, волонтерлык берләшмәләренең социаль яктан әһәмиятле проектларын хуплау” дип аталган номинацияләргә бирелгән эшләр бүгенге көндәге хәйриячелекне, социаль өлкәгә инвестицияләр җәлеп итүне күз алдында тотарга тиеш, шулай ук киләчәктә хәйриячелек ничек дәвам итү турында уйлары тууы зарур.
Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, гадәти, бүгенге көндәге хәйриячелеккә ярдәм сорап килгән кешеләргә финанс һәм материаль ярдәм күрсәтү сыйфатлары хас. Ә киләчәккә карап эш йөрткәндә, хәйрия ярдәме күрсәткәндә ниндидер программалар нигезендә эшләү, акчалата ярдәм күрсәтү белән бергә волонтерлык хезмәтенә таяну, социаль мәсьәләләрне чишүдә дәүләт, бизнес һәм иҗтимагый оешмаларның уртак көчен файдалану мөһим.