Татарстанда шәһәр яны су транспорты хезмәтеннән 326,6 мең кеше файдаланган

Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч ике процентка күбрәк

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда 2018 ел навигациясенә шәһәр яны су транспорты хезмәтләре белән 326,6 мең кеше файдаланган. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч ике процентка күбрәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

Министр урынбасары елга транспорты белән төбәкара пассажир һәм йөк ташу эшләре буенча нәтиҗә ясады. “Татарстанда социаль әһәмияткә ия булган су юлы транспорты тармагы сакланып калган. Ул алга таба да уңышлы эшчәнлек алып барачак. Татарстанда шәһәр яны пассажирлар йөртүне “Татфлот” суднолар компаниясе, “Яр Чаллы” рудасыз материаллар җитештерү берләшмәсе оештыра", - диде ул үзенең чыгышында.

Андрей Егоров республика җитәкчелеге ярдәмендә тиз йөрешле “Метеор” һәм “Восход” теплоходларын модернизацияләү эше башкарылуын әйтте. Ул аларның техник-икътисади якларын һәм финанс күрсәткечләрен уңай бәяләде. Тиз йөрешле теплоходлар популяр маршрутларга – Казаннан Болгарга һәм Зөя утрау шәһәрчегенә йөриячәк.

Министр урынбасары А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында эксперименталь судно әзерли башлауларын хәбәр итте. "Чайка" исемле судноны Татарстан халкына Республика көнендә тәкъдим итәчәкләр. 150-200 пассажир сыйдырышлы судно Казансу акваториясенә хезмәт күрсәтәчәк.