Татарстанда авиация транспортында пассажирлар агымы 21 процентка арткан

Быел Татарстан аэропортлары 3 млн 950 мең пассажирга хезмәт күрсәтәргә планлаштыра.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Быел Татарстан аэропортлары 3 млн 950 мең пассажирга хезмәт күрсәтәчәк, бу 2017 ел белән чагыштырганда 21 процентка күбрәк. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

“Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үзенең казанышлары һәм башкарылган эшләренә күзәтү ясады. Быел барлык транспорт тармаклары яхшы эшләде. Авиация тармагы хакында аерым билгеләп узасы килә. 2018 ел безнең өчен уңышлы булды, уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык. Татарстанда авиация транспортында пассажирлар агымы башка еллар белән чагыштырганда күпкә арткан. Әлеге күрсәткечләргә башкалабызда узган футбол чемпионаты тәэсир итте. Авиация тармагында үсеш темплары югары. Быел Татарстан аэропортлары 3 миллион 950 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, әлеге сан узган елга караганда 21 процентка күбрәк”, - диде ул.

Быел "Бигеш” аэропорты ел нәтиҗәләре буенча 750 мең пассажирга хезмәт күрсәтергә ниятли. Андрей Егоров әйтүенчә, әлеге аэропортта Екатеринбург, Краснодар, Ростов-на-Дону, Дубай илләренә рейслар ачылган. Шулай ук Татарстан башкаласыннан Ростов-на-Дону, Новосибирск, Волгоград, Барнаул, Воронеж, Махачкала, Ноябрьск, Томск, Ярославль, Чиләбе өлкәләренә очарга мөмкин булачак.

Яңа ел каникулларында “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Мюнхенга турыдан-туры Ереванга рейслар ясый.

2018 елда Татарстан 23 маршрут буенча йөк ташуларны субсидияләүдә катнаша: Казаннан Пермьгә, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пенза, Нижневартовск, Сургут, Яңа Уренгой, Томск, Барнаул, Воронеж, Ярославль, Калининград һәм Махачкала. Шулай ук Түбән Камадан Түбән Новгородка, Екатеринбург, Краснодар һәм
Ростов-на-Донуга. Бөгелмәдән Нижневартовскка, Сургут, Яңа Уренгой һәм Ноябрьскка.