Казанның мохтаҗларга ярдәм итү пункты дәүләттән ярдәм сорый

“Приют” ярдәм пункты сукбайлар торган тулай торакны капиталь төзәкләндерергә тели.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Приют” мохтаҗларга ярдәм итү пункты дәүләттән ярдәм сорый. Алар сукбайлар торган тулай торакны капиталь төзәкләндерергә тели. Бу хакта бүген ТР Иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышында “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле Азат Гайнетдинов хәбәр итте.

  • Казанда “Приют” ярдәм пункты эшли. Әлеге пункт быел “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан ачылган. Биредә сукбайларга һәм мохтаҗларга кием-салым тараталар. Бушлай ашаталар һәм яшәү урыны белән тәэмин итәләр.

“Хәзерге көндә безнең пункт унөч фатир арендалап тора, шуларның һәркайсында уникешәр кеше тора. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов иске тулай торак бүлмәсен алырга ярдәм итте. Әлеге бина бик мескен хәлдә, аңа капиталь ремонт тәлап ителә. Финанслау булырга тиеш иде, дәүләт бюджетыннан 13 млн бүлеп бирергә сүз бирделәр. Кызганыч, акча безгә әлегә килеп җитмәде”, - диде Азат Гайнетдинов .

Азат Гайнетдинов әйтүенчә, "Приют" пунктка килүчеләрнең 20-25 проценты – сукбайлар, калганнары – пенсионерлар, аз керемлеләр. Алар арасында Самара, Мәскәү, Петербург, Киров, Уфадан булучылар бар.

"Биш ай эшләү нәтиҗәсендә мохтаҗларны 29 мең порция кайнар аш һәм 12 меңнән артык кием-салым белән тәэмин иткәнбез. Сукбайларга төн кунып чыгу өчен 556 мең урын булдырылган. Алькогольдән 38 кеше “кодлаштырылган”. “Приют”ка килүчеләргә психологик консультация дә оештырылган”, - диде ул.