Азнакайда балигъ булмаганнарның хокукларын яклау комиссиясе алдынгылары бүләкләнде

Районда Россиядә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оешуга 100 ел тулуны билгеләп үттеләр.

(Азнакай, 21 декабрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Быел Россиядә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оешуга 100 ел тулды. Аны районда да зурлап билгеләп үттеләр һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Комиссия балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү, проблемалы гаиләләрне ачыклау, аларга рейдлар ясау, авыр яшүсмерләрне эшкә урнаштыру һәм балаларның хокукларын яклау, профилактика буенча киң эшчәнлек алып бара.

Комиссиянең бүгенге әгъзаларына һәм ветераннарга тирән рәхмәтен белдереп, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге эшкә лаеклы өлеш кертүчеләргә юбилей медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев – Татарстан Республикасы Президентының, җаваплы секретере Эльвира Солтангирова Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.