21 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Алинә Заһитова Россия чемпионатында беренче урынны алды, Рамил Юныс Интернет аша да никахлар уку турында сөйләде, әдәби елга йомгак ясалды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советында торак базарын үстерү турында киңәшмә үткәрде / РФ Дәүләт Советының эшче төркем утырышы Россия Хөкүмәте йортында узды.

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Россия чемпионатында беренче урынны алды / Саранскида фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты уза.

Рамил Юныс Интернет аша да никахлар укыла башлавын әйтте / Хəзрəт, мисал буларак, бер никахның скайп аркылы укылганын сөйлəде.

“Сәләт ВикиМәктәбе” татар википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды / Таныклык алган Википедия волонтерлары – 8, 9 сыйныф укучылары.

Татарстан Язучылар берлеге яшьләрне әдәбиятка тартуны киләсе елга бурыч итеп куйды / Язучылар Казанда әдәби елга йомгак ясады һәм 2019 елга бурычлар билгеләде.

Гыйнвар аенда Татар халкының үсеш стратегиясе буенча халык белән фикерләшү башланачак / Фикер алышулар башта Татарстан районнарында, ә февральдән Россия төбәкләрендә үтәчәк, диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгының иң яхшы 100 хезмәткәрен бүләкләде / Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бүләкләнүчеләрне “алтын йөзлек” дип атады.

Казан музыкантлары татар музыкасын дөнья күләменә чыгару турында фикер алыша / Валерий Коротков дөньядагы иң күп каралган музыкаль клипның инглиз телендә булмавын әйтте.

Әлмәт язучылары республикада әдәби ел йомгаклары буенча премия булдырырга тәкъдим итте / Ел нәтиҗәләре буенча язучыларга премия тапшыру әдәбиятны таныту, язучы хезмәтенең абруен күтәрү максатын тотачак.