Татарстанның табигый иминлеге космик технологияләр ярдәмендә сакланачак

Татарстанның табигый иминлеге космик технологияләр ярдәмендә сакланачак

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгындагы комиссия утырышында министрлыкның 2007 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып, киләсе елга планнар билгеләнде. Экологик куркынычсызлык, табигатьтән дөрес файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышында республикабызның экология, транспорт, урман хуҗалыгы, ветеринария, нефть табу һәм башка тармакларында эшләүче белгечләр җыелган иде. Утырышны министр Әгъләм Сәдретдинов алып барды.

2008 елга билгеләнгән план нигезендә алты закон проекты әзерләү күздә тотыла. “ТРда экология куркынычсызлыгы турында”, “2008-2012 елларда халыкка экология белеме бирү, экологик тәрбияләү һәм агарту турындагы” закон проектлары – әнә шуларның берсе. Моннан тыш киләсе елда Татарстанның “Транспортка салым турындагы” һәм “Оешмалар милкенә салым турындагы” законнарына төзәтмәләр кертү табигый газның мотор ягулыгы буларак файдалануын арттыруга китерер дип көтелә.

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Сәдретдинов ТР милкендә булган су объектларын, җир асты байлыкларын файдалану өчен түләү кагыйдәләрен билгеләү буенча кулланылучы документларга да төзәтмәләр кертеләчәген хәбәр итте. Әлеге нормативлар нигезендә республиканың Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль берәмлекләрендәге объектлар җыелмасы төбәкара әһәмияткә ия табигый һәйкәлләр дип игълан ителәчәк. Буа районында исә күп тармаклы юнәлеш буенча эшлиячәк “Зәй буйлары” заказнигын оештыру ниятләнә.

Шунысы да куанычлы, республикабызның төрле тармакларында үз урынын табып килүче югары технологияләр экология өлкәсенә дә үтеп керде. Сүз – “2009-2015 елларда космик эшчәнлек нәтиҗәләрен ТРның социаль-икътисади үсешен тизләтү” программасының бер өлеше булган проект турында. Проект ГЛОНАСС төбәкара навигация-мәгълүмат системасы нигезендә хәвефле табигый күренешләрне кисәтү өчен мониторинг алып баруны күздә тота.

Әгъләм Сәдретдинов быел халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча шактый күләмле эш башкарылганын әйтте. Эш 2008 елда да дәвам ителәчәк. “Ачык сулыкларны карап-күзәтеп торуга карамастан, аларның чисталыгын тулысынча тәэмин итеп калып булмый. Киләчәктә һәр районда моның буенча актив эшчәнлек алып бару, судан файдалануны билгеле бер тәртипкә салу күз алдында тотыла. Түбән Камада су чистарту коплексы ачылды, ул Әлмәт, Зәй кебек зур шәһәрләрдә дә булдырылачак”, – дип ышандырды министр. Чөнки ачык сулыкларга бәйле вәзгыять чыннан да уйланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, Әлмәт, Минзәлә берәмлекләренең су чистарту корылмалары авария хәлендә, шуңа Зәй елгасына пычрак нормадан артык чыга. Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры сүзләренә караганда, бу проблеманың финанс ягы хәзер ТР Хөкүмәте белән берлектә чишелә.

Калдыклар эшкәртелә торган урыннарның 2-3 елда тулуы мәгълүм. Әгәр чүп-чар сортларга бүленеп, икенчел эшкәртелсә, прессланган калдыкның күләме азрак булыр иде, дип саныйлар чарада катнашучылар. Ләкин җитештерү калдыкларын икенчел эшкәртә торган машиналар булмавы моңа аяк чала. Утырышта бу юнәлештә беренче адымнарын ясаган Буа районы эшчәнлеге үрнәк буларак телгә алынды. Биредә чүпне кабул итү бункеры буларак яшел үләнне ваклау җайланмасын алганнар, ә транспортерлар икмәк кабул итү пунктыннан җибәрелгән, прессны үзләре җыйган. Бу зур булмаган шәһәрләр, район үзәкләре өчен менә дигән җайланма. Бер тәүлек эчендә җыела торган 100-120 тонна чүпне эшкәртергә сәләтле. Шуңа Әлмәт, Бөгелмә, Азнакайда, Казан шәһәрендә калдыкларны сортларга бүлү комплексларын төзүгә эшмкәрләр дә алынган. Татарстан башкаласында тиздән мондый ике комплекс сафка басар дип көтелә.