Татарстанда яшәүче мөселман егете альтернатив хезмәткә китә

Татарстанда яшәүче мөселман егете альтернатив хезмәткә китә

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче мөселман егете альтернатив гражданлык хезмәтенә китә. Хезмәт һәм мәшгульлек Федераль агентлыгы аңа якындагы 1,5 елга эш урыны сыйфатында “Спецстрой” (Ижау) оешмасын билгеләде.

Бу вакыт эчендә ул хезмәт хакы алачак һәм тулай торакта бушлай яшәячәк. Аның бердәнбер вазифасы билгеләнгән график буенча эшләү һәм Хезмәт кодексының барлык нормаларын үтәүдән гыйбарәт. Калган вакытында ул үзе теләгән эш белән шөгыльләнә, мисал өчен, ял һәм бәйрәм көннәрендә туганнары янына кайта ала, дип хәбәр итә IslamNews агентлыгы.

Моннан бер ел элек хәрби комиссариатка чакыру кәгазе алган егет, хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштыру үтенече белән гариза бирә һәм аңа үзенең мөселман булуын раслау турында мәчеттән бирелгән белешмә терки. Чакыру комиссиясе аның үтенечен кире какмый.