“Татарстан Республикасының 2007 елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы Законына үзгәрешләр керде

“Татарстан Республикасының 2007 елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы Законына үзгәрешләр керде

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасының 2007 елга Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды башкарма директоры Исмәгыйль Низамов билгеләп үткәнчә, 2007 елда Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем өлеше 8 799,4 млн. сум, чыгым өлеше 9 116,0 млн. сум тәшкил иткән.

Бүген тәкъдим иткән закон проекты Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын 1 366,2 млн. сумга арттыруны күз алдында тота. Исмәгыйль Низамов белдергәнчә, бу нисбәттән фонд бюджетының чыгым өлеше 944,7 млн. сумга үсә. Бу акчаларның 168, 2 млн. сумы - “Сәләмәтлек саклау” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру өчен, 352,3 млн. сумы – 2006 елда җибәрелгән дарулар өчен чыгымнарны каплау өчен, 419 млн. сумы социаль ярдәм күрсәтү өчен җибәрелә.

Нәтиҗәдә кертелгән бу үзгәрешләр, Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керем өлешен – 10 165,6 млн. сумга, ә чыгым өлеше 10 060,7 млн. сумга җиткерә. Керем өлешеннән калган 104,9 млн. сум акча 2008 елда медицина ярдәме күрсәтүгә китәр дип көтелә.

Бүген депутатлар “Казан шәһәре муниципаль районы муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында Татарстан Республикасының кайбер закон актлары көчен югалткан дип тану турында” ТР законы проектын да беренче укылышта кабул итте. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, 2004 елның 30 декабрендә кабул ителгән “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы законы нигезендә, Казан шәһәренә “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Законда каралган социаль ярдәм күрсәтү буенча вәкаләтләр тапшырылган иде. "“Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итү Халыкара реконструкция банкыннан кредит алу өчен кирәк иде. Халыкара реконструкция банкы башкаланың халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре булу шартын куйды ", - билгеләп үтте министр.

Нәтиҗәдә Казан шәһәрендә социаль яклау өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен юридик яктан мөстәкыйль өч орган барлыкка килә. Халыкка ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Социаль яклау идарәсе, Казан шәһәренең Социаль яклау идарәсе һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Компенсация түләүләре үзәге берьюлы хезмәт күрсәтә. Гамәлдә әлеге 3 оешманың кирәк булмаганлыгы ачыклана, чөнки алар бер-берсенең эшен кабатлый. Нәтиҗәдә социаль яклау өлкәсендә компенсация түләүләре тоткарлана, ә бу үз чиратында халыкта ризасызлык уята. Депутатлар әзерләгән яңа закон проекты исә Казан шәһәрендә социаль яклау өлкәсендә бер-берсенең эшен кабатлаучы оешмаларны юкка чыгара, Казан шәһәре муниципаль берәмлеккә караганнары гына кала.