Рафил Ногманов махсус билгеләнүдәге отряд хезмәткәрләренә фатир ачкычлары тапшырды

Рафил Ногманов махсус билгеләнүдәге отряд хезмәткәрләренә фатир ачкычлары тапшырды

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов махсус билгеләнүдәге отрядның 60 хезмәткәренә Оренбург тракты урамында урнашкан биш катлы яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырды.

Тантаналы чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы эчке гаскәрләре штабы башлыгы Валерий Назаров һәм Татарстанда эш сәфәре белән булган Беларусь Республикасы эчке эшләр министры урынбасары Виктор Филистович катнашты.

Казанда дислокацияләнгән махсус билгеләнүдәге хәрби часть территориясендә 60 фатирлы торак йортны төзү эшләре 2006 елның ноябрь аенда башланган иде. Аны төзү өчен федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хәрби часть хезмәткәрләре Казанда һәм бөтен республика буенча массакүләм чаралар үткәргәндә иҗтимагый тәртипне саклауда катнаша. Шулай ук Россиянең Төньяк-Кавказ территориясендә хәрби хезмәт бурычларын да үти. Бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләрнең бер өлеше Чечня Республикасында хезмәт командировкасында.

Рафил Ногманов, Виктор Филистович һәм Валерий Назаров биш катлы йортта бер, ике һәм өч бүлмәле фатирларны карады һәм аларда тудырылган шартлардан канәгать калды.