Казанның яшь химикларына Арбузов исемендәге премия тапшырдылар

Казанның яшь химикларына Арбузов исемендәге премия тапшырдылар

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Денис Тихонов). Бүген Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында Казанның яшь галимнәренә органик һәм элемент-органик химия өлкәсендәге тикшеренүләре өчен Арбузов исемендәге премия тапшырылды.

Әлеге премия бүген икенче тапкыр тапшырылды. 2006 елда Казан башкарма комитеты җитәкчесенең яшь галимнәргә органик һәм элемент-органик химия өлкәсендәге тикшеренүләре өчен премия гамәлгә кую турындагы карары кабул ителгән иде.

“Бүген бу залга безнең тормышыбызны яхшы якка үзгәртүче кешеләр җыелды, - дип белдерде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина. – Химия дип аталган фәндә ниндидер серлелек бар. Үзләрен әлеге фәнгә багышлаган кешеләрне берникадәр дәрәҗәдә тылсымчы дип атарга була. Казан химия мәктәбенең данлыклы үткәне һәм перспективалы киләчәге бар. Бүгенге лауреатлар – XXI гасыр химия мәктәбенең киләчәге”. Сәламләү сүзеннән соң Зөһрә Нигъмәтуллина Арбузов исемендәге премия лауреатларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Шунысы да игътибарга лаек, агымдагы елда конкурска 70тән артык фәнни эш кабул ителгән. Финалга 6 катнашучы чыккан. Беренче урын А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының химиянең гетероциклик кушылмалар лабораториясе фәнни хезмәткәре Алексей Калининга бирелде. Икенче урында – КДУның А.М.Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү химия институтының химиянең элемент-органик кушылмалар бүлеге доценты Феликс Соколов. Өченче урынга А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының табигый кушылмаларның фосфорлаштырылган аналогы лабораториясе фәнни хезмәткәре Андрей Богданов лаек булды. Яшь галимнәргә дипломнардан тыш, беренче урын өчен - 35 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга 20 мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

“Минем эшем төрледән-төрле яңа гетероциклик кушылмалар, аларның төзелеше, үзенчәлекләре һәм биологик активлыгын өйрәнүгә багышлана, - дип белдерде Алексей Калинин. – Минем тикшеренүләрне файдалануның потенциаль өлкәсе – яңа дарулар һәм медицина матдәләре. Әлеге тема белән мин студент елларыннан ук шөгыльләнәм”.

Конкурста җиңгән Алексей Калинин сүзләренә караганда, быел ул беренче тапкыр Арбузов исемендәге премия алуга дәгъва белдергән. “Үземнең җиңәчәгемә миңа бу хакта хәбәр иткәннән соң гына ышандым, - дип өстәде ул. – Киләчәктә әлеге өлкә кысаларында тикшеренүләр үткәрүне дәвам итәчәкмен. Шунысы сөенечле, институтта җиһазлар яңартыла, яңа приборлар сатып алына”.