Казанда мәгариф учреждениеләрнең сәламәтлек формалаштыру эшчәнлеге турында фикер алышалар

Казанда мәгариф учреждениеләрнең сәламәтлек формалаштыру эшчәнлеге турында фикер алышалар

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Вахитов районында урнашкан 39нчы мәктәптә “ТР мәгариф учреждениеләренең сәламәтлек формалаштыру эшчәнлеге”дигән республика семинары эшли башлады.

Семинарда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, шулай ук республика мәгариф учреждениеләрендә сәламәтлек саклау эшчәнлеге мәсьәләләренә кураторлык итүче мәгариф бүлекләре белгечләре катнаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, семинар кысаларында 2007 елда “Сәламәтлеккә теләктәшлек итүче алтын дәрәҗәдәге мәктәп” квалификациясен алган мәгариф учреҗдениеләренә сертификатлар һәм компьютерлар тапшыру да булачак.