Белорусь эчке эшләр министры урынбасары ТР Эчке эшләр министрлыгыннан өйрәнер нәрсәләр бар дип саный

Белорусь эчке эшләр министры урынбасары ТР Эчке эшләр министрлыгыннан өйрәнер нәрсәләр бар дип саный

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Белорусь Республикасы эчке эшләр министры урынбасары Виктор Филостович 20-22 декабрь көннәрендә Татарстанга эш сәфәре кыла. Бүгел ул ТР Эчке эшләр министрлыгының яңа бинасында узган “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен арттыру буенча чаралар турында” дип аталган республика ведиоконференциясендә катнашты.

Виктор Филостович конференция башланыр алдыннан журналистларга хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Белорусь Республикасы Эчке эшләр министрлыгының башка дәүләт һәм республикалардагы коллегалары белән хезмәттәшлек масштаблары шактый киң. “Без РФ Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук РФ субъектлары белән хезмәттәшлек итәбез, тиешле ике яклы килешүләр имзаланган, делегацияләр белән алмашу да әйбәт традициягә әверелде. Бары соңгы 3 елда гына да Татарстанның 5 делегациясе Белорусь Республикасы Эчке эшләр министрлыгында булып китте, ә безнең хезмәткәрләр Татарстанда булды, биредә алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнде. Бүген чыннан да безгә ТР Эчке эшләр министрлыгыннан, оператив-хезмәт эшчәнлегенең бөтен юнәлешләре буенча да өйрәнер нәрсәләр бар”, - дип хәбәр итте ул.

“Бүген ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров юл куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе үткәрә. Әлеге проблема Татарстан өчен генә түгел, ә күп кенә көнбатыш дәүләтләре өчен дә хас. Хәзерге вакытта Белорусь Республикасы белән чиктәш дәүләтләрдә – Латвия, Литва, Польша, Украинада юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә. Шуңа күрә без юлларда килеп туган вәзгыятькә “йогынты ясар һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының уңай тәҗрибәсен өйрәнер өчен көчләрне берләштерергә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте Виктор Филостович.

Әсгать Сәфәров татарстанлылар Белорусь Республикасы Эчке эшләр министрлыгында булган бөтен уңай һәм яңа эш тәҗрибәсен үзләштерә дип өстәде. “Белоруссиядә юллардагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм киметү максатларында эшләр инде берничә ел алып барыла һәм билгеле нәтиҗәләргә дә ирешелгән. Татарстанда юллардагы эшләр торышында кайбер тотрыклылыклар күзәтелсә дә, проблемалар кала әле. ТР Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән Юл хәрәкәте иминлеге елын тәмамлап, бүген без юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе һәм урыннардагы территориаль милиция бүлекләренең эшенә башлангыч нәтиҗәләр ясыйбыз. Ахыргы нәтиҗәләр гыйнвар аенда узасы йомгаклау коллегиясендә чыгарылачак”, - диде ТР эчке эшләр министры.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Виктор Филостович ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләре белән бергә Казанда дислокацияләнгән махсус билгеләнүдәге милиция отрядында да булды. Кунак кораллар һәм махсус техника күргәзмәсе белән танышты, әлеге отряд хезмәткәрләренең хәрби һәм физик әзерлеге буенча күрсәтмә чыгышларын карады. Бүген ул ТР Эчке эшләр министрлыгының яңа административ бинасында һәм мемориаль-культ комплексында булды.