Әнәс Гыйльманов: “Республикабызда туучы балалар саны үлүче сабыйлар санын каплый алсын иде”

Әнәс Гыйльманов: “Республикабызда туучы балалар саны үлүче сабыйлар санын каплый алсын иде”

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Киләчәктә хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклауны кайгыртуны күздә тотып, төрле программалар тормышка ашырыла башлаячак һәм яңа планнарның үтәлеше, аларның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенең көн кадагына әйләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында педиатрия һәм акушер-гинекологиянең хастаханәдән тыш ярдәме торышына багышланган коллегия утырышы кысаларында, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов хәбәр итте.

“Хатын-кызлар һәм балаларның сәламәтлеген ныгыту максаты белән, бала тудыру сертификаты документы буенча, бер ел эчендә бала тудыру йортларына 200 млн. сум акча күчәргә тиеш, шул сумманың 60 проценты табибларның эш хакын арттыруга тотылса, калган 40 проценты диагностика җайланмаларына һәм балаларга вакцинацияләр ясауга каралачак”, - диде ул. Әнәс Әнвәрович, бер яшькә кадәр балалар үлеменең кимүен ассызыклады һәм быел 1000 балага 7 үлем туры килүен билгеләп үтте, гәрчә былтыр бу күрсәткеч 11,3 тирәсе иде. “Ел азагына кадәр 1000 яңа туган балага үлем очраклары 7,5 нисбәтендә булса, без үзебезнең эшчәнлекне үсеш ягыннан алга киткән илләрнең табибларына тиңли алабыз”, - дигән уңай фикер әйтте.

Министр урынбасары әйтүенчә, милли проект нигезендә, ике елда 160 млрд. сум акча күчәргә тиеш һәм дәүләтнең медицина өлкәсе үсешенә мөнәсәбәте җитди. Проект кысаларында, бушлай медицина хезмәтеннән тыш, түләүле хезмәтләр дә күрсәтеләчәк һәм Әнәс Гыйльманов сүзләре буенча, бушлай хезмәт күрсәтү рәвеше түләүледән аерылырга тиеш түгел.

“Без балалар тууның сизелерлек артуын тоймыйбыз һәм бу безне бик борчый, киләчәктә, бәлки, торак ипотекасы шартларын, пособиеләр күләмен һәм балалар үстерү өлкәсендә дәүләт тарафыннан бирелә торган матди ярдәмне исәпкә алып, хатын-кызлар иң беренче булып саналган бала тудыру бурычын үтәүгә җаваплырак карасын һәм нәтиҗәдә туучылар саны үлүчеләр санын каплый алсын иде”, - дигән теләктә кала Әнәс әфәнде. Бүген туучылар һәм үлүчеләр саны аермасы 15 меңне тәшкил итә. Аның уйлавынча, татар гаиләләре Ауропа төренә күчә бара, ягъни бер бала гына үстерү – бүген нормаль күренеш булып санала.

“Балаларга ярдәм күрсәтү һәм акушер-гинекология өлкәсенә һәрвакыт өстенлек бирелде, алдагы елларда тагын да камилрәк заманча җайланмалар кору өстендә эшләр алып барылачак һәм төп игътибар Казанның проблемалары һәм җитешсезлекләре булган бала тудыру йортларында шартларны яхшыртуга юнәтеләчәк ”, - диде ул. Шулай ук шушы көннәрдә Түбән Камада искиткеч шартлар тудырылган бала тудыру йортының ачылганын хәбәр итте.