«Бердәмлек» татар берлеге әгъзалары Россия Илчелегендә очрашуда булды

«Бердәмлек» татар берлеге әгъзалары Россия Илчелегендә очрашуда булды

(Бишкәк, 21 декабрь, «Татар-информ», Илдар Сәмигуллин). Россия Федерациясенең Кыргызстандагы Илчелегендә «Бердәмлек» татар берлегенең бер төркем активистлары Илчелекнең беренче сәркатибе Владимир Сбирунов белән очрашты. Владимир Викторович Россия ватандашлары белән бәйләнешләр буенча эшләр алып бара.

«Бердәмлек» вәкилләре татар иҗтимагый оешмасының максаты һәм бурычлары, планлаштырылган мәдәни-масса чаралары һәм Татарстан белән Россия Илчелегенең хезмәттәшлек юллары турында сөйләделәр. В.Сбирунов үз чиратында «Бердәмлек» татар берлеге президиумының яңа составын чын күңелдән котлады һәм Берлек активистларын Россия Илчелегенең Россия ватандашлары өчен үткәргән чараларында катнашырга чакырды.