Уфада «Нур театры каршындагы мәйданга Габдулла Тукай исемен бирергә җыеналар

Элегрәк мәйданда оешма инициативасы һәм Радий Хәбиров ярдәме белән мәгърифәтче шагыйрьгә һәйкәл куелган иде.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада «Нур» театры каршындагы мәйданга татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Шул турыда Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте киңәшмәсендә әйтелде. Элегрәк мәйданда оешма инициативасы һәм Радий Хәбиров ярдәме белән мәгърифәтче шагыйрьгә һәйкәл куелган иде.Милли-мәдәни автономия — төбәктә татарларның төп иҗтимагый оешмасы. 10 ел эчендә автономия халыкның рухи мирасын, телен, мәгарифен һәм милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә чараларны оештыручы, инициатор булып тора.