Марий Элда "Энҗе бөртекләрен эзләп" фестиваль-конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Гран-прига “Ялкын” татар җыры халык ансамбле лаек булды.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»).16 ноябрьдә Марий Эль Республикасы татар мәдәнияте үзәгендә "Энҗе бөртекләре эзләп" этник экспедициясенең төбәкара фестиваль-конкурсы җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда “Бөтендөнья татар конгрессы” матбугат хезмәте хәбәр итә.Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы, "Марий Эл татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе" оешмасы оештырган.Бәйгедә Пермь крае, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләреннән, Чувашия, Татарстан һәм Марий Эл республикаларыннан 400дән артык конкурсант катнашкан.Җиңүчеләр "Фольклор композициясе", "Вокал", "Халык уен коралларында уйнау", "Халык авыз иҗаты", "Фольклор хореография" номинацияләре буенча билгеләнгән.Гран-прига “Ялкын” татар җыры халык ансамбле лаек булды.