21 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша, Сарман халык театры «Идел-Йорт» фестивале лауреаты булды.
Владимир Путин очучы Дамир Йосыповка Россия Герое йолдызын тапшырды / Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.Татарстан китап нәшрияты Иран китап күргәзмәсендә катнаша / Татарстан китап нәшрияты тарихи китаплар, балалар басмалары, яшь һәм легендар татар авторларының яңа әсәрләрен тәкъдим итә.Сарман халык театры «Идел-Йорт» фестивале лауреаты булды / Сарман халык театры «Кыю кызлар» спектаклен Камал театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.«Карурман» эскизы авторлары милли идентификация турында уйлана / «Карурман» спектакле эскизы - «Калеб» яңа буын җыены проектларының берсе.Татарстанда 30 яшьлек хатын-кызга йөрәк күчереп утыртканнар / Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә тугызынчы тапкыр йөрәк трансплантациясен уңышлы үткәргәннәр.Төрек галиме Мостафа Өнәр: Татар теле төрки дөньяның гыйльми нигезе / Төркия профессоры татар теле аша төрки дөньяның һәр җирендә рәхәтләнеп сөйләшә алуын әйтте.Алексей Песошин: Салым органнары – хакимиятнең ышанычлы терәге / ТР Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.Музыка белгече: Дөньяда Яхин музыкасын ошатмаган кеше юк / Резидә Галимова татар композиторына багышланган конкурста музыкантның төгәл карашта булганын, музыкасына үзгәртүләр кертергә рөхсәт бирмәгәнен әйтте.Татарстанда карсыз салкын һава торышы саклана / Төнлә термометр баганалары урыны белән -21 градуска кадәр төшәчәк.