Германиянең Галле шәһәрендә Башкортстан мәдәнияте көннәре үтә

Башкортстан мәдәнияте көннәре барышында Дрезденда ватандашлар белән очрашу да каралган.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Германиянең Галле шәһәрендә 20 ноябрьдә Башкортстан мәдәнияте көннәре башланып киткән. Ул Уфа һәм Галле тугандаш шәһәрләр багланышларының 20 еллык юбилеена һәм “Башкортстан дуслары” җәмгыятенең дә 20 еллыгына багышланган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.Чара шулай ук Дрезден һәм Лейпциг шәһәрләрендә уза һәм 23 ноябрьдә төгәлләнә.Башкортстан мәдәнияте көннәре барышында Дрезденда ватандашлар белән очрашу да каралган.