news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид сәбәпле, салым хезмәте онлайн-сервислардан файдаланырга тәкъдим итә

Теләсә нинди хезмәтне онлайн алырга мөмкин - nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервистан файдаланырга була.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе коронавирус белән кискенләшкән эпидемиология вазгыяте аркасында халыкны контактсыз электрон хезмәткә күчәргә чакыра.

«Теләсә нинди хезмәтне онлайн алырга мөмкин — nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервистан файдаланырга була» — дип сөйләде Россия Федераль салым хезмәте ТР буенча идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова.

Түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен, үзмәшгуль һәм чит ил компанияләрен дә кертеп, шәхси кабинетлар булдырылды, алар ярдәмендә гражданнарга интерактив режимда салым түләргә, салым органнарына мөрәҗәгать яки шикаять статусын тикшерергә яки гариза җибәрергә тәкъдим ителә. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн-теркәлү мөмкинлеге бар.

«Кулланучыларга салымнарны мөстәкыйль исәпләү өчен җиде салым калькуляторы булдырылган, шул исәптән «Салым салуның тиешле режимын сайлау» һәм «Салым йөкләнешен исәпләү буенча калькулятор», — дип аңлатты Каюмова. — Шулай ук «Электрон формада салым һәм бухгалтерия хисапларын тапшыру» сервисы эшли, аннан салым түләүченең электрон имзаны тикшерү ачкычы булган очракта файдаланырга була. Моннан тыш, хисапларны электрон документ әйләнеше ярдәмендә оператор аша, ә 3-НДФЛ декларацияләрен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тапшыру мөмкин.

Физик затлар өчен шәхси кабинетка дәүләт хезмәтләре порталының логинын һәм паролен кертеп керергә мөмкин булачак. Салым мәсьәләләре буенча теләсә нинди консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгендә 8-800-222-22-22 телефоны аша алып була.

Искәртеп узыйк, кичә Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясе таралуын туктату максатыннан 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр турындагы указга кул куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100