news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин җанисәптә катнашты

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 20 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең җитәкчелек составы Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты. Татарстанстатның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итә.

«Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, финанс директоры Азат Сабиров һ.б. сан алучыларның сорауларына җавап бирде. Камил хәзрәт исәпкә алу кампаниясендә катнашуның әһәмиятен билгеләп үтте һәм бу чарадан читтә калмаска чакырды, җанисәпнең татар халкы язмышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ул милли-дини традицияләр, йолалар һәм телне саклау кирәклеге турында сөйләде», - диелә хәбәрдә.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда стационар исәпкә алу участоклары оештырылган. 18 октябрьдән сан алучылар өйдән-өйгә йөри башлады. Россия Президенты Владимир Путинның җанисәптә катнашуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100