Чаллыда тагын 20 гаилә ана капиталына сертификат алды

2021 елда беренче балага ана капиталының күләме – 483 882, икенчесенә 639 432 сум тәшкил итә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов тантаналар сараенда 20 әнигә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырды. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле шәһәрдә ана капиталына 51,3 мең сертификат бирелгән, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

Торак шартларын яхшыртуга гомуми күләме 19 миллиард сумнан артык тәшкил иткән 40 меңнән артык (78 процент) гариза кабул ителгән. Ул Чаллы әти-әниләре тарафыннан ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдаланган вакытта төп юнәлеш булып кала.

Гаиләләргә ярдәм күрсәтү программасы (ул 2007 елдан бирле гамәлдә) 2026 елга кадәр озайтылды. Аннан бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган гаиләләр файдалана ала.

2021 елда беренче балага ана капиталының күләме – 483 882, икенчесенә 639 432 сум тәшкил итә.