news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта 6 меңнән артык алмагач утырталар

Бу инииатива белән төзелеш институты студенты чыккан.

Балтачта 6 меңнән артык алмагач утырталар
http://baltaci.ru/

(Балтач, 21 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Зөлфия Шакирова). Быел көз Балтачның Нормадагы һөнәр лицее курсантлары белән бергәләшеп, 5 гектар җиргә 6 250 төп алмагач үсентесе утырталар.

Раиф Гафиуллин — районга билгеле шәхес. Максатчанлыгы, эшкә булганлыгы, тәвәкәллеге, компетентлы булуы белән аерылып тора. Озак еллар «Мегаом» оешмасын җитәкли, район эшмәкәрләр советы рәисе булып тора. Тормыш иптәше, һәр эштә дә олы таянычы Регина да иренә ныклы терәк.

Бүгенге көндә башкалада төзелеш институтында белем алучы уллары Ренат үз инициативасы белән алмагачлар утыртырга алынган.

«Кайлардан гына, нинди генә алмалар кайтмый, нәрсәләр сибеп үстергәннәрен дә белмибез, үз җирлегебездә, күз алдыбызда үстерелгәне райондашларыбызга тәкъдим итәрлек, экологик яктан чиста алмалар булыр, ичмасам», дигән ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100