Яшел Үзәндә яшь гаиләгә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе тапшырылган

Район бала тудыру йортында 800нче бала дөньяга туган.

(Яшел Үзән, 21 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Быел ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән районында һәр йөзенче баланы хөрмәтләргә карар кылды. Яшь гаиләнең сабыйлары районда 800нче булып туган. Аларга истәлекле билге һәм хакимият исеменнән бүләк тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сабыйның әти-әниләрен Ирина һәм Алексей Сусаровларны сабыйлары туу белән Яшел Үзән үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов котлады. Малай авырлыгы 3,3 кг, аңа Илья дип исем кушканнар.