news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар

Ленар Авзалов кулга алынганнан соң,  Айрат Хәбибуллин Башкарма комитет башлыгы вазифасын башкарган.

Тукай районында Башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар
социаль челтәрләр

(Чаллы, 21 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанның Тукай районы депутатлары советы муниципалитетның Башкарма комитеты җитәкчесе итеп 46 яшьлек Айрат Хәбибуллинны сайлаган. Бу хакта җирле администрация матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Айрат Хәбибуллин 1997 елда «тарих һәм дин тарихы укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын, 2003 елда «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. Ә 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, анда Россия халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы буенча белем алган.

Айрат Хәбибуллин хезмәт юлын Мөслим мәктәбендә психолог вазифасыннан башлаган, соңрак шунда ук директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән. Аннары Мөслим районының казначылык департаменты бүлегенә белгеч булып күчә, «Меллянефть» ААҖнең әйдәп баручы икътисадчысы, «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең («Татнефть» составына керә) икътисадчысы һәм план-икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары булып тора.

 Соңгы елларда Казанда «Ак Таш» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең план-икътисад бүлеге җитәкчесе, «Энерготранс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә бюджет буенча икътисадчы булып эшләгән.

2019 елда Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Ленар Авзаловны кулга алганнан соң, Башкарма комитет башлыгы вазифасын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100