Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы торак сатып алуга һәм төзүгә 700 млн сумнан артык субсидия алган
2006 елдан бирле барлыгы 742 гаилә дәүләт ярдәменнән файдаланган.
(Әлки, 21 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Авыл җирлегендә торак төзүне яки сатып алуны субсидияләү программасы районда 2006 елда эшли башлады. 2006 елдан 2019 елга кадәр вакыт эчендә аннан районның 742 гаиләсе файдаланган — аларның яртысыннан артыгы «яшь гаиләләр» категориясенә керә. Район халкына торак төзү һәм сатып алу өчен 703 миллион 662 мең сум субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
«Бу программа узган ел гамәлдә булуын туктатты. Агымдагы елның 25 августыннан республикада „Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ программасы эшли башлады, анда бары тик авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкә хезмәткәрләре генә катнаша ала», — дип хәбәр итте район башкарма комитетының яшь гаиләләр һәм авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен торак төзүне субсидияләү программасын үтәү бүлеге җитәкчесе Габдулла Гәрәев.
Ул субсидия алу өчен чиратта торучы район халкыннан документларны яңарту һәм яңа гариза язу өчен Башкарма комитет бүлегенә килүләрен сорады. Кызганычка, бүгенге көндә яңа программа шартларына чиратта торучы районның 101 гаиләсе генә туры килә. Калган 238 гариза бирүче өчен Россия Хөкүмәте башка ярдәм чарасын әзерләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз