news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремленең буфер зонасы чикләрен ел ахырына кадәр билгеләячәкләр

Россия Мәдәният министрлыгы һәм ЮНЕСКО документлары бер-берсеннән аерылып тора, бу төрле аңлашылмаучанлыкка китерергә һәм территорияне төзегәндә проблема тудырырга мөмкин.

Казан Кремленең буфер зонасы чикләрен ел ахырына кадәр билгеләячәкләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Декабрьдә Казан Кремленең буфер зонасы чикләренә төзәтмәләр кертү эше төгәлләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина IV чакырылыш Казан шәһәре Думасының икенче сессиясендә хәбәр итте.

«Кызганыч, бүген Казан Кремленең буфер зонасы чикләрен һәм режимнарын ачыклау проблемасы бар. РФ Мәдәният министрлыгы һәм ЮНЕСКО карамагындагы график материаллар бер-берсенә туры килми. Моннан тыш, төзелеш ниятләре өлешендә карарлар кабул иткәндә белгечләр буфер зонасы чикләренә таяна, 1988 елда Казан саклау зоналары билгеләнгән һәм 2016 елда ук гамәлдән чыгарылган», – дип аңлатты докладчы.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты җитәкчелегендә Казан Кремленең буфер зонасы чикләрен яңарту буенча эш алып барыла. Ул быел тәмамланырга тиеш. Бу шәһәр төзелеше документларын бер-берсе белән туры китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Казан шәһәре Думасының икенче сессиясе бүген Казан ратушасында уза. Башта депутатлар Татарстан башкаласы Башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100