news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүче 15 гаилә фатирга сертификатлар алды

Алар арасында сугыш ветеранының тол хатыны, Чечня сугышы ветераны, физик мөмкинлекләре чиклеләр, авыл җирендә яшәүче гаиләләр, ташламалы социаль ипотекага фатир алучылар да бар.

Азнакайда яшәүче 15 гаилә фатирга сертификатлар алды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 21 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). ​​​​​​​Азнакай республикада төрле категория гражданнарга торак шартларын яхшыртуда сертификатларны иң күп күләмдә алучы районнарның берсе булып тора. Районда яшәүче янә 15 гаиләгә фатирга сертификатлар тапшырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моңа район җитәкчелегенең, башкарма комитетның торак хисабы һәм бүленеше бүлеге белгечләренең нәтиҗәле эш йөртүе, зур тырышлыгы белән ирешелә. Алар арасында сугыш ветеранының тол хатыны, Чечня сугышы ветераны, физик мөмкинлекләре чиклеләр, авыл җирендә яшәүче гаиләләр, ташламалы социаль ипотекага фатир алучылар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100