Министрлыкта Россия компанияләрендә кыскартулар турындагы хәбәргә җавап булды

Ведомствода хезмәт базарының тотрыклы хәлдә булуын әйтәләр.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында Россия компанияләрендә кадрларның киләчәктә күпләп кыскартылачагы турындагы мәгълүматны шәрехләделәр. Ведомствода белдерүләренчә, 2020нче елда эшсезлек күрсәткечләре хәзерге дәрәҗәдә сакланачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хезмәт базары тотрыклы хәлдә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына эш бирүчеләрдән 1,7 миллион вакансия тәкъдим ителгән», — дип сөйләделәр федераль ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Известия» Headhunter тикшеренүенә сылтама ясап, киләсе елда һәр унынчы компания кайбер хезмәткәрләрен эштән җибәрергә ниятли, дип белдергән иде.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, 1нче октябрьгә мәшгульлек хезмәте органнарында 662,2 мең эшсез теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе 0,9 процент тәшкил итә.