Башкортстан алкоголь өлкәсен контрольдә тоту буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

Күрше республика делегациясе Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән танышачак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Башкортстан делегациясе алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын тикшереп тору буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов сөйләде.

«Тулаем алганда, алар безнең контроль эшчәнлек алып бару тәҗрибәсен, кертелгән алкогольле продукциянең сыйфатын тикшерү һәм автоматлаштырылган мәгълүмат системаларын куллану тәҗрибәсен өйрәнергә тели», — диде Арсланов.

Аның сүзләренчә, ведомство башкорт коллегаларының сәфәрен киләсе атнада көтә.