WorldSkills Russia Kazan-2019 чарасын уңышлы үткәрү өчен 2200 волонтер җәлеп ителәчәк

Сочида, 20 октябрьдә, 2019 елда узачак 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына волонтерлардан гариза кабул итү башланды.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). WorldSkills Russia Kazan-2019 чарасын уңышлы үткәрү өчен Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән 2200 волонтер җәлеп ителү планнаштырыла. Бу хакта "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең медиа һәм коммуникацияләр департаменты сайтында хәбәр ителә.

Бу уңайдан 20 октябрьдә Сочида 2019 елда Казанда узачак 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына волонтерлардан гариза кабул итү башланды. Старт Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында игълан ителде, анда хәзер бөтен дөньядан 5 меңгә якын волонтер эшли.

WorldSkills Kazan-2019 волонтерлык шәһәрчегендә оештыручылар җыелучыларга киләчәк Чемпионат турында сөйләде. Аларның сүзләренчә, бу чарада барлык теләүчеләр үз мөмкинлекләрен тормышка ашыра алачак.

Хәзер теләгән һәр кеше, гариза бирү кампаниясендә катнашып, WorldSkills Kazan-2019 волонтеры була ала. Моның өчен www.worldskillskazan2019.com сайтының волонтерлар бүлегендә гариза калдыру сорала.