Фото: Татарстанда беренче кар яуды

Республика халкы Интернетта Татарстандагы беренче карның фото һәм видеоларын урнаштырды.

(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). Социаль челтәрдән кулланучылар куанычлы хәбәр җибәрергә ашыга: Татарстанда беренче кар яуган.

Республика халкы Интернетта Татарстандагы беренче карның фото һәм видеоларын урнаштырды. Социаль челтәрдә Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә яуган беренче кар фотолары барлыкка килгән.