Балтач укучылары 300 төп агач утыртты

Язгы һәм көзге чорда күпләп агач утырту соңгы елларда районда матур гадәткә керде.

(Балтач, 21 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач һәм Норма мәктәбе укучылары “Урман атналыгы” кысаларында 300 төп нарат утыртты,дип яза район газетасы.

Бу эштә аларга “Балтач” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Балтачлылар – Шубан, нормалылар Нормабаш авылы янәшәсендәге тыюлык территорияләрен яшь агачларга баетты.

–Безнең менә шушындый яшь ярдәмчеләребез бик күп һәм алар арта гына, уртак көч белән урманнарыбызны яшәртсәк, бала өчен бу гамәл тәрбияви яктан да бик файдалы. Үзе утырткан агачка ул беркайчан да кул күтәрмәячәк инде, – ди тыюлык хезмәткәрләре.