21 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышы узды, галимнәр татар телен укытуга карата фикерләрен белдерә, көрәш турниры җиңүчеләре мәгълүм.

Рөстәм Миңнеханов: Безне төрек бизнесының үз проектларын Татарстанда җәелдерүе кызыксындыра./ Татарстан Президенты сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашты.

Татар теле дәреслекләре авторы Николай Максимов: Рус баласына грамматика укытырга кирәкми./ Казан галиме Николай Максимов Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны яңа яссылыкка күчерергә өнди.

Безнең дәвамчыларыбыз милләтебезнең киләчәге булачак - Фәрит Мөхтәсәров./ Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мохтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров "Урман күле" форумының эшчәнлегеннән канәгать калды.


Әтнә театры 40 елдан соң үзенең иң танылган спектакльләренең берсен яңартты./ Театр кичә 100 нче юбилей сезонын Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” пьесасы буенча куелган спектакль белән ачты.


Көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле – исемлек./ Җиңүчеләр 20 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.


Фото: Татарстанда беренче кар яуды./ Республика халкы Интернетта Татарстандагы беренче карның фото һәм видеоларын урнаштырды.