Яшел Үзәндәге 36 мең объектта газ исәпләгеч җайланмасы юк

2015 елның 1 гыйнварына закон бу хәлне бетерүне бурыч итеп куя

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән муниципаль районындагы 36 мең тирәсе объектта газ исәпләгечләр куелмаган, дип хәбәр итә “Зеленодольская правда” газетасы хәбәрчеләре
“Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында”гы федераль закон буенча торак йортларда табигый газны исәпләүче җайланмалар куйдыруның вакыты 2015 елның 1 гыйнварына чаклы билгеләнгән. Әлеге датага кадәр өч ел вакыт калып бара.
Хәзерге вакытта шәһәрдәге фатирларның 15 проценттан артык өлеше генә газ исәпләгечләр белән тәэмин ителгән. Шәхси торак йортларда бу күрсәткеч 76,5 процент тәшкил итә. Муниципаль районнардагы фатирларда һәм шәхси йортларда бу күрсәткечләр - 49,3 һәм 81,8 процент.