Узган 9 айда Горький тимер юлы территориясендә урлау белән бәйле 175 очрак теркәлгән

Урлау очраклары буенча 103 җинаять эше кузгатылып, шуларның 24 е судларга юлланган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 аенда Горький магистрале территориясендә урлау белән бәйле 175 очрак теркәлгән. 38 очрак төсле металл, 8 очрак- нефть продуктлары, 78 очрак юл корылмалары детальләрен, 13 очрак кара металл һәм металл ватыкларын урлау белән бәйле. Дөрес, быел тимер юлларда урлау очраклары, узган елга караганда, кими төшкән. 2010 елның гыйнвар-сентябрь айларында шундый 331 очрак теркәлгән булган.
ГТЮ корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәрләренә караганда, быел урлау очраклары буенча 103 җинаять эше кузгатылып, шуларның 24 е судларга юлланган.
Шул ук вакытта 122 урлау очрагын булдырмый калуга ирешелгән, 192 кеше тоткарланган.
Тимер юл транспорты объектларыннан урлауларны, поездлар хәрәкәтенә куркыныч тудыручы хокук бозуларны кисәтү максатыннан, быел 25 апрельдән 6 майга кадәр “Иминлек” операциясе уздырылган иде. Нәтиҗәдә, Горький магистрале териториясендә хокук бозучы 51 кеше тоткарланып, алардан 2,4 тонна кара һәм төсле металл алынган.