Түбән Камага баланы операция ярдәмендә тудыру өчен ике җайланма кайтарылды

Әлеге җайланма ярдәмендә операция вакыты 20-25 минут дәвам итә

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Каманың бала тудыру йортына Санкт-Петербург шәһәреннән Фотек аппараты кайтарылды. Ул баланы кисеп алу барышында кулланыла. Хәзерге вакытта мондый җиһаз Казанда һәм Түбән Камада гына, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”.
Җайланма күпфункцияле. Канны аз югалтып кисем ясала. Операция ясау вакыты кыскара, 20-25 минуттан соң дөньяга яңа җан иясе аваз сала. Соңыннан табиб аналыкны тегә. Әлеге эш өчен бары берничә минут сарыф ителә. Бу вакытта бала табучы аңында була.
Җайланма 1 миллион сум тирәсе тора.