Мамадышта ике йөзенче малай теркәлде

Барлыгы районда 409 бала дөньяга килгән

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш муниципаль районында ике йөзенче ир бала дөньяга килде. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталы хәбәр итә.
Яңа туган балага Илмир исеме кушканнар. Ул Ногмановлар гаиләсендә – өченче бала.
Хәзерге вакытта район буенча барлыгы 409 сабый дөньяга килгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 20 очракка күбрәк.