Киләсе атнадан кайбер шәһәр яны поездлары расписаниесенә үзгәрешләр керә

Үзгәрешләр Лагерьная станциясендә ремонт эшләре бару белән бәйле

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Лагерьная станциясендә ремонт эшләре бару сәбәпле, киләсе атнадан кайбер шәһәр яны поездлары расписаниесенә үзгәрешләр керә.
6360 нчы Канаш-Казан поезды 31 октябрьдә Яңа Аракчино станциясендә тукталыш ясамый гына хәрәкәт итәчәк. Юдино-Казан участогында исә аның хәрәкәт расписаниесе үзгәреш кичерә.
Урмары-Казан маршруты буенча йөрүче 6350 нче поезд 1 ноябрьдә шулай ук Яңа Аракчинода тукталыш ясамаячак, ә Лагерьная-Казан аралыгында үзгәргән расписание буенча йөриячәк.Состав Лагерьнаядан 5 сәгать 51 минутта кузгалып, Казанга иртән җиденче 3 минутта килә. 3 ноябрьдә 6351 нче Казан-Канаш һәм 6321 нче Казан-Волжски поездларының расписаниеләре үзгәрә.