КДМА нең клиник лаборатор диагностика кафедрасында инновацияле характер йөртүче тикшеренүләр уздырылачак

2011 елда КДМА 209 интерн һәм 89 ординатор укытып чыгарган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казан дәүләт медицина академиясендә чираттагы Гыйльми совет утырышы узган, дип хәбәр итә КДМА матбугат хезмәте.
Ректор Камил Зыятдинов урология һәм нефрология кафедрасы мөдире Ринат Галиевны туган көне белән котлап, эшендә зур уңышлар теләгән. Ректор шулай ук күптән түгел “РФ атказанган табибы” исеменә лаек булган психотерапия һәм наркология кафедрасы мөдире Анатолий Карповны да билгеләп үткән.
Төп доклад белән уку-укыту эшләре буенча проректор Антонина Анохина чыгыш ясаган. Ул 2010-2011 уку елында клиник ординатура һәм интернатурада уку нәтиҗәләре, 2011-2012 яңа уку елында клиник ординатура һәм интернатурага кабул итү йомгаклары белән таныштырган. Агымдагы елда академия 209 интерн һәм 89 ординатор укытып чыгарган. Аларның дүртесе – чит ил гражданнары. Казан, Яшел Үзән һәм Түбән Каманың дәвалау учреждениеләренә эшкә урнашу сәбәпле, 24 кеше ординатурада укуын вакытыннан алда тәмамлаган. Агымдагы елда “дерматовенерология”, клиник лаборатор диагностика”, “онкология”, “ортодонтия” белгечлекләре аеруча популяр булган.
Антонина Анохина курсант табибларның 2011 елгы көзге циклларга укырга керүе турында да мәгълүмат җиткергән. Сентябрьдә барлыгы 78 цикл башланган, шул исәптән, 66 стационар һәм 12 читкә чыгу белән бәйле.
2011-2015 елларда Казан дәүләт медицина академиясенең клиник лаборатор диагностика кафедрасында “Морфо-патогенетик патология формалары нигезендә хроник гломерулонефрит белән авыручыларны дәвалау схемасын оптимизацияләү” темасы буенча фәнни эш үткәреләчәк. Бу хакта КДМА нең Гыйльми Совет утырышында кафедра мөдире профессор Анатолий Цибулькин хәбәр иткән. Ул 2006-2011 елларда кафедраның фәнни-тикшеренү эшләре, аларны гамәли сәламәтлек саклау һәм нәшрият эшчәнлегенә кертү турындагы хисабын тәкъдим иткән.
Аның докладында хәбәр ителгәнчә, кафедрада алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлеше – клиник иммунология. Фәнни эшчәнлек оештыруда төп проблема булып, даими госпитализацияләнүче авыруларның клиник базасын эзләү, квалификацияле кадрлар әзерләү, финанслауның җитәрлек булмавы санала. Цибулькин хәбәр иткәнчә, академия хезмәткәрләре “Ревматоидлы артритның башлангыч стадияләрен диагностикалауның клиник-лаборатор критерийларын эшләү”, “Кискен иммунодефицитлы авыруларда туберкулезны диагностикалауның нәтиҗәле ысулларын эшләү” темасы буенча тикшеренүләрдә катнаша. Шулай ук галимнәр “Кискен иммунодефицитлы (Вич-инфекция) авыруларда туберкулезны диагностикалауның нәтиҗәле ысулларын эшләү” темасы буенча да тикшеренүләр уздыра.