Холестерин югары булу, стресс, йокы туймау йөрәк авыруларына китерә, дип саный А.Галявич

ТРның баш кардиологы фикеренчә, кеше көн саен 40 минут (биш километр) җәяү йөрергә тиеш. Бу стрессны киметергә ярдәм итәчәк

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “Югары медицина технологияле белем бирү үзәге”ндә “Сәламәт йөрәкләр” бөтенроссия мәгариф акциясе кысаларында Табиблар (кардиологлар, терапевтлар, гомумпрактика табиблары, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаучы хирурглар, ревматологлар өчен мәктәп (махсус конференция) эшли башлады.
Татарстан Республикасының баш кардиологы Альберт Галявич сүзләренә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның сәбәпләре безнең тормыш рәвешенә бәйле. Аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, социаль стресс, югары кан басымы, гәүдә авырлыгы артык булу төп сәбәпләрдән санала. “Без боларны бетерә, һичюгы, киметә алабыз”, - дип саный Татарстан Республикасының баш кардиологы. Аның фикеренчә, кеше көн саен 40 минут (биш километр) җәяү йөрергә тиеш. Бу стрессны киметергә ярдәм итәчәк.
Татарстанда соңгы елларда миокард инфарктыннан үлү очраклары сизелерлек кимегән. Яр Чаллыда бу күрсәткеч илле процент тәшкил иткән. Альберт Галявич монда республикада төзелгән югары технологияле медицина үзәкләренең роле зур дип саный. Шулай да җитешмәгән як булып халыкның авырулар, аларның килеп чыгыш турында мәгълүматлы булмавы тора. Алтмышынчы еллар белән чагыштырганда, миокард инфаркты ике тапкыр “яшәргән”: элек ул олы яшьтәгеләр чире булып исәпләнсә, бүгенге көндә исә ул 40-50 яшьлекләрне дә читләтеп үтми. “Билгеле болар барысы да еллар буе җыелып килә: тәмәке тарту, холестерин югары булу, стресс, йокы туймау җүнлегә илтми”, - диде А.Галявич. Ул ир-атларның кырык яшьләрдә, хатын-кызларның 45 яшьләрдә үз холестеринын, йөрәк тибешен, кан басымын тикшереп торырга тиешлеген ассызыклады. “Казан шәһәрендә иртәгә шул максаттан бушлай тикшерүләр уздырылачак та инде”, - диде ТРның баш кардиологы.