Чаллыда агымдагы елда алты меңенче бала туды

Узган елда мондый хәл 22 октябрь көнне күзәтелгән булган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыда агымдагы елның алты меңенче баласы дөньяга килде, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы хәбәрчеләре.
Бала туу турындагы алты меңенче таныклык Полина Майорова исеменә тапшырылачак. Кызның авырлыгы – 3890 грамм, озынлыгы – 53 сантиметр. Гаиләдә ул икенче бала.
Белешмә өчен, узган елда автокаланың алты меңенче баласы 22 октябрь көнне туган булган.