Югары Осланда ветераннарга 24 фатирлы йорт тапшырылды

Район башлыгы Александр Тимофеев љлкђннђргђ ачкычлар тапшырды

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Ослан муниципаль районында ел саен яңа бер бина төзелә. Быел исә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 24 фатирлы йорт төзелде, аны тапшыру тантанасы булды.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, ветераннарга тапшырылган йорт быел өлкәннәрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә төзелә башлаган. Аның генераль подрядчысы – “ФОН” ААҖ төзелеш фирмасы.
Йортны тапшыру тантанасында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев, Баш инвестицион-төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Таһир Әхмәдуллин, “ФОН-Ривьера” ААҖ генераль подрядчысы вәкиле – директорның җәмәгатьчелек сораулары буенча урынбасары Венера Володина, “ФОН” генераль директорының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары Лилия Лысенко катнашты.
Район башлыгы Александр Тимофеев чын күңелдән котлап, ветераннарга фатирларының ачкычларын тапшырды һәм төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.